news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туполев исемендәге КДТУ милли тикшеренү университеты статусын алды

Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре арасына 12 югары уку йорты керде

(Казан, 8 октябрь, “Татар–информ”). Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты югары уку йортларын үстерү программалары конкурсы җиңүчеләре арасына керде, аларга карата “Милли тикшеренү университеты” категориясе билгеләнә.
Татарстаннан конкурс финалына ике вуз: КДТУ (КАИ) һәм КДТУ (КХТИ) керде, нәтиҗәдә аларның берсе җиңү яулады.
Конкурста җиңүчеләрнең исемлеге Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында дөнья күргән. Җиңүчеләр арасына түбәндәге 12 югары уку йорты керде:
Дәүләт университеты – Югары икътисад мәктәбе,
А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты,
Мәскәү авиация институты (дәүләт техник университеты),
Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты,
Мәскәү физика–техника институты (дәүләт университеты),
Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты,
Новосибирск дәүләт университеты,
Пермь дәүләт техник университеты,
Академик С.П.Королев исемендәге Самара дәүләт аэрокосмик университеты,
Г.В.Плеханов исемендәге Санкт–Петербург дәүләт тау институты (техник университет),
Санкт–Петербург дәүләт мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты,
Томск политехника университеты.
Университетларны үстерү программалары конкурсы 2009 елның 1 августында игълан ителә. Конкурста фән, технологияләр, техника, икътисад, социаль өлкә тармакларын үстерү, югары технологияләрне үстерү һәм производствога кертүдә өстенлекле юнәлешләрне кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән, 2009–2018 елларда гамәлгә ашыру срогы белән 110 университетны үстерү программасы катнашты.
Барлык үсеш программалары да бәйсез экспертиза узды: икешәр эксперт махсус эшләнгән методика нигезендә һәр заявканы бәяләде.
2009–2013 елларда һәр үсеш программасы федераль бюджеттан 1,8 миллиард сум күләмендә финансланачак.
Әлеге акчалар укыту–лаборатория һәм фәнни җиһазлар сатып алу, университетның фәнни–педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен һәм һөнәри әзерлеген арттыру, укыту программалары эшләү, мәгълүмати ресурсларны үстерү, белем бирү һәм фәнни тикшеренүнең сыйфаты белән идарә итү системаларын камилләштерүгә сарыф ителәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100