news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Туполев исемендәге КДТУ командасы “PR – өченче меңьеллык һөнәре” фестиваленә бара
КДТУ апрель аенда Санкт-Петербургта узачак “PR – өченче меңьеллык һөнәре” Бөтенроссия студентлар фестивалендә тәкъдим ителәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты 12-16 апрель көннәрендә Санкт-Петербургта узачак “PR – өченче меңьеллык һөнәре” Бөтенроссия студентлар фестивалендә тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә КДТУның Социаль технологияләр институты директоры Дания Сабирова хәбәр итте.
Д.Сабированың сүзләренә караганда, бу көннәрдә Туполев исемендәге КДТУ командасы Казанда узучы җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша. Әмма Санкт-Петербургта Казан вузы хәзерге вакытта әлеге вакыйгага әзерләнүче КДТУның икенче командасы тарафыннан тәкъдим ителәчәк.
“PR – өченче меңьеллык һөнәре” юбилей фестивале Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты базасында узачак. Әлеге уку йортының җәмәгатьчелек белән элемтәләр кафедрасы мөдире Людмила Азарова хәбәр иткәнчә, фестивальгә 50 гә якын команда җыела.
Юбилей фестиваленең темасы – “PR-белгеч: киләчәккә караш”. 9 нчы фестивальдә гамәлгә куелган студентлар PR-кубогы быел да уйнатылачак. Фестивальдә катнашучыларны күп кенә мавыктыргыч ярышлар көтә, шуларның берсе - «PR-квест» дигән яңа уен, дип ассызыклады Людмила Азарова. Фестиваль программасында «PRорыв-2010» студентлар конференциясен (аның кысаларында катнашучылар үз проектларын тәкъдим итәчәк); эре компания һәм коммуникация агентлыкларының кейс-турнирларын; җәмәгатьчелек белән элемтә, маркетинга, консалтинг өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрнең мастер-классларын үз эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot