news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларын кызыклы мәдәни программа көтә

Туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларын кызыклы мәдәни программа көтә

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 3 февральдә, уеннардан ял итү көнендә, туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучылары Казанның истәлекле урыннары белән танышачак. Хоккейчылар Казан Кремлендә, Петр һәм Павел соборында, Александр Пассажы, ТР Милли китапханәсе, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, М.Җәлил исемендәге театр, «Казан» милли мәдәният үзәгендә һәм Раифа монастырендә булачак.

Казанның «Мелита» фабрикасы һәм «Икеа» кибете швед командасы уенчылары өчен бу көнне үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Кич «Ракета» стадионында туплы хоккей буенча дөнья җыелма һәм Татарстан командалары арасында ветераннарның иптәшләр матчы узачак, ә республиканың спорт журналистлары XXV чемпионатны яктыртучы дөнья журналистлары командасы белән футбол уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot