news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туплы хоккей буенча "Динамо-Казан" командасы Түбән Новгородның "Старт"ын җиңде

Казан командасы бүген бу сезонда беренче җиңүен яулады.

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Динамо-Казан” командасы туплы хоккей буенча Россия чемпионатының беренче этабы чираттагы матчында Түбән Новгородның “Старт” командасын 5:2 исәбе белән җиңде.

Уен бүген Казанның “Ракета” стадионында узды. Матч алдыннан Татарстанның легендар спортчысы, 25 ел гомерен туплы хоккейга багышлаган Сергей Харитоновны зур спорттан озату тантанасы булды. “Динамо” командасының төп уңышлары шушы спортчы исеме белән бәйләнгән. Трибуналарда уенны 300 дән күбрәк җанатар тамаша кылды. 

Матч “Динамо” файдасына 5:2 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, Казан командасы бу сезонда беренче җиңүен яулады.

Туплы хоккей буенча Россия чемпионаты. I этап. 

“Динамо” (Казан) – “Старт” (Түбән Новгород) – 5:2. 

Голлар кертте: Ничков (12', 0:1), Бочкарев (17', 1:1), Волгужев (18', 2:1), Волгужев (24', 3:1), Тремаскин (63', 3:2), Веселов (71', 4:2), Ибраһимов (72', 5:2).  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100