news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тунистан кайтучы Россия туристлары утырган самолет ашыгыч рәвештә Төркиядә туктаган

Анталия аэропортына төшкән "Боинг-737" самолетында 150 дән артык кеше булган.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Россия туристлары утырган самолет двигателе белән проблемалар чыкканга, экстрен рәвештә Төркиядә туктаган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Самолет Тунистан Ростов-на-Дону шәһәренә кайтып килә торган булган.  Анталия аэропортына төшкән "Боинг-737" самолетының бер двигателендә критик проблемалар килеп чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Командир якындагы аэропортта тукталу сораган. Анталия - иң якыны булып чыккан. Самолетта 150 дән артык кеше булган. Алар Тунистан ялдан кайтып килгән.

"Россиянең пассажирлар ташучы компаниясе туристларны кайтару өчен башка самолет биргән. Ватык бортка очу тыелган", - дигән агентлык чыганагы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100