Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тумыштан зәгыйфь Зәмирә Гыйззәтуллина концертында Салават Фәтхетдинов катнашуы көтелә
Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда 20 гыйнварда игезәк кызлар Камилә һәм Зәмирә Гыйззәтуллиналарның туган көне хөрмәтенә хәйрия концерты узачак. Анда Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашуы көтелә.
Балаларга 2026 елның 9 гыйнварында 16 яшь тула. Алар икесе дә тумыштан зәгыйфь, икесендә дә – ДЦП диагнозы. Зәмирә әле үз аягында йөреп, сөйләшә, җырлый алса, ни кызганыч, игезәге бик авыр хәлдә – урын-җиргә беркетелгән. Кызларның хәлләрен җиңеләйтеп торыр өчен, даими дәвалау, тернәкләндерү кирәк.
Кызларның әти-әнисе Радик белән Дания, балалары хакына яшәү рәвешләрен тамырдан үзгәртеп, табиб һөнәрен дә үзләштергән. Бу хакта Дания «Интертат»та чыккан язмада сөйләгән иде.
«Зәмирә безнең икесенә дә булышырга теләгәнебезне күрә инде. «Әни, минем сезгә шундый ярдәм итәсем килә», – дип, менә шушы концертны тәвәккәлләде. «Татар эстрадасы йолдызлары туган көнемдә килеп котласын иде, зур бәхет булыр иде ул», - ди», – дип уртаклашты Дания Гыйззәтуллина.
Концертта шулай ук La Primavera камера оркестры һәм аның җитәкчесе Рөстәм Абязов, башка җырчылар да, шушы гаиләгә теләктәшлек күрсәтеп, Зәмирә белән бергәләп чыгыш ясаячак.
Зәмирәнең беренче концерты быел июнь аенда үткән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз