news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тумыштан инвалид Ләйсән Чувашева: «Тормыш - үзе зур бүләк» - "Яңарыш" газетасы

Канәгатьсезлек — замана чире. Ә менә 7 ел инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнгән 23 яшьлек Ижау кызы Ләйсән Чувашева өчен тормыш — үзе зур бүләк.

  (Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", "Яңарыш", Эльвира Хуҗина).Без һәрвакыт тормыштан зарланырга яратабыз. Кемгәдер акча җитми, икенчеләр ирдән яисә хатыннан уңмаган, өченчеләргә эш урыны ошамый һәм башкалар. Үзебезнең хаталарда, уңышсызлыкларда да, гадәттә, башкаларны гаепләргә ашыгабыз. Булганына шөкер итә белмәү, канәгатьсезлек — замана чире, күрәсең. Ә менә Ижау кызы Ләйсән Чувашева өчен тормыш — үзе зур бүләк. 23 яшьлек милләттәшебез инде 7 елга якын бары тик инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә. Ләкин физик яктан чикле булу аның өчен хөкем карары түгел.

Яшәү өчен көрәшергә кирәк!

Ләйсән гадәти гаиләдә үскән кыз. Әнисе Ильмира апа өчен ул бердәнбер бала. Ләйсән — тумыштан инвалид. “Спинальная амиотрофия” дип аталучы авыру аркасында организмда хәрәкәтләнү нейроннары үлә һәм аяк мускулатурасы эшчәнлеге бозыла. Башта кыз бик әкрен адымнар белән булса да йөргән, татар гимназиясендә белем алган. Тик яшь организм үскән саен, хәрәкәтләнү авырдан бирелә аңа. “16 яшемдә мин егылып, аягымны сындырдым. Ике ай гипста йөрдем. Гипсны салдыргач, бик каты авыртудан мин аягыма баса да алмадым. Мус­куллар болай да зәгыйфь булгач, алар тиз ялкауландылар. Башка мин йөреп китә алмадым”, — дип, ул көннәрне исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Әкренләп булса да адымнар ясый алган яшүсмер кыз, башка беркайчан да йөреп китә алмаячагына ышанмый. “Тик шулай да, мин төшенкелеккә бирелмәдем. Әнием, дусларым гел янымда булды. Коляска белән урамга саф һава суларга алып чыктылар. Чит кешеләрнең миңа төбәлеп карауларына да әкренләп өйрәндем. Дусларым, туганнарым янәшә булгач, мин бик бәхетле идем. Хәзер дә шулай. Иң мөһиме: үз эчеңә бикләнеп, үз-үзеңне кызганып, елап, өйдә генә утырырга ярамый. Аралашырга, яшәү өчен көрәшергә кирәк”, — ди Ләйсән.

“Дөрес юлдан барам!”

Үҗәтлелеге, һәрвакыт эзләнүдә булуы – тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Ул кечкенәдән төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Заманча мода белән кызыксына. Бәйләнгән сумкалар, өс киемнәре – кул эшләренең исәбен дә белми Ләйсән. “Заказлар буенча эшлим. Даими сатып алучыларым бар. Гомумән, әлеге өлкәдә кайнарга яратам мин”, — ди ул.

Узган ел Ләйсән үзен модель буларак та сынап карый. Республикада оештырылган “Үзенчәлекле матурлык” дип аталучы проектта катнаша. Әлеге проект кысаларында инвалид коляс­касы ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләр сәхнәдә атак­лы дизайнерларның киемнәрен күрсәтәләр. Декабрьдә кызлар “Кышкы мода көннәре”ндә дә катнашып, халыкка тагын бер кат төрле брендлы киемнәрне тәкъдим итәләр. “Безнең җәмгыятьтә сау-сәламәт, төз, озын аяклы, ябык кызлар гына матур булып санала. Әлеге социаль проект инвалид коляскасында хәрәкәтләнүчеләргә үзләрен ышанычлырак тотарга, матур итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Бу моңа кадәр гел өйдә генә утырырга өйрәнгәннәргә тормышларын үзгәртү өчен яхшы этәргеч булды. Проектта катнашкач, үземнең дөрес юлдан барганымны аңладым”, — ди Ләйсән.

Теләк булса, беләк карышмый

Ләйсәннең тагын бер яраткан эше – күлмәкләр тегү. Аның эш өстәлендә дистәләгән эскизлар ята. “Минем һәрвакыт бәйлисем, тегәсем, нәрсәдер ясыйсым килеп тора. Иҗатым өчен һәрвакыт илһам табам”, — ди әңгәмәдәшем. Үз эшләрен башкаларга күрсәтергә дә җаен таба ул. Яз көне Ләйсән “Удмуртия модасы атналыгы”нда катнаша. Үзе теккән яшел күлмәкнең итәген кулдан бәйләнгән 100 роза чәчәге белән бизи. Үзенчәлекле эше белән икенче урынны яулый­. “Минем өчен бу зур җиңү булды. Дөрес, башта мин катнашыргамы, юкмы дип озак уйладым. Бераз икеләндем дә, курыктым да, ләкин барыбер үз-үземне җиңә алдым һәм үкенмәдем”, — ди милләттәшебез.

Ләйсәнгә ире Сергей ярдәм итә. Алар моннан ике ел элек танышып, гаилә корганнар. “Безне беренче көннән үк ниндидер күренмәс җепләр бәйләде. Гомумән, мин тормышны яратам, кешеләр белән рәхәтләнеп аралашам. Башкалардан аерылып торсам да, бу миңа тулы канлы тормыш белән яшәргә комачауламый. Теләк кенә булсын, барысына да ирешеп була”, — ди Ләйсән. Хәзер аның максаты — теккән киемнәрендә милли орнаментлар куллану, үз брендын булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100