news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан көтелә – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын искәртте

Татарстанда томан көтелә – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын искәртте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

31 августка каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә. Һава шартлары начараюга бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына иминлек чаралары турында искәртте.

«Урам һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot