Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
25 августта Татарстанда томан, яңгыр һәм көчле җил көтелә
25 августка каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән тизлеге 15-20 метрга җиткән көчле җил, яңгыр, шулай ук томан көтелә. Һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.
«Урамда йөргәндә сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, олы яшьтәге кешеләргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз