news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тулысынча эшләнеп бетмәгән «Тарлан» фильмы ябык рәвештә фокус-төркемгә күрсәтелде

Тулысынча эшләнеп бетмәгән «Тарлан» фильмы ябык рәвештә фокус-төркемгә күрсәтелде

«Тарлан» фильмын Татарстанда һәм Казахстан ягыннан караучылар бер үк кинокартинаны ике версиядә караячак. Бүген Казахстан һәм Татарстан копродукциясе булган фильм аны төшерүгә катнашы булганнарга һәм журналистларга ябык күрсәтелде.

«Фильмның берничә версиясе бар. Казах версиясе – казах телендә, татар версиясе – татар телендә. Аны безнең актерлар татарчалаштырды, рус телендәге версияне дә казах партнерлар әзерләде», - диде фильмның Татарстан ягыннан продюсеры Миләүшә Айтуганова. Татарстан ягы үз версиясен рус, төрек, инглиз телләрендә дә чыгарачак.

Төрле версияләрнең аермасы телгә генә кайтып калмый, бу музыкага да, сабантуй күренешләренә дә кагыла. «Шул ук сабантуй, ләкин без аны бераз «клип» рәвешендәрәк күрсәтәбез. Безнең версиядә финалга Зөлфәт Хәким җыры өстәләчәк», – диде Миләүшә Айтуганова.

Ул әлегә фильмның фокус-төркемгә күрсәтелүен ассызыклады. Ягъни бу үзенә күрә Татарстан ягына беренчел отчет. «Зур прокатка кадәр нәрсәдер үзгәртелергә дә мөмкин. Премьера соңрак булачак», - диде ул.

Фильм Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелде. Әмма фильм «Тарлан» исеме белән чыгарылды. Фильм нигездә Казахстанда төшерелгән. Сабантуй һәм ат чабышы күренешләре Татарстанның Әлки районында төшерелгән.

«Вакыт ягыннан Татарстан ягында аз өлеше төшерелгән кебек. Ләкин әһәмиятлелеге ягыннан бездә бик мөһим күренешләр төшерелде. Без милли бәйрәмебезне бөтен матурлыгы белән күрсәтергә омтылдык», - диде продюсер.

Миләүшә Айтуганова фильмның пандемия чорына туры килүе аркасында Татарстан артистларын күп катнаштыра алмауларын әйтте. Бу Казахстанга баруның катлаулыгына да бәйле булган. Әйтик, режиссер Юлия Захарова Самара өлкәсендә чик аша үтеп барган, юлга ике тәүлек вакыт киткән.

  • Режиссер – Юлия Захарова. Ана ролендә – эстрада җырчысы Алсу Әбелханова. Сафа карт ролендә башта Равил Шәрәфиевне төшерергә килешенгән булса да, пандемия чорында аны Казахстанга алып чыгарга батырчылык итмәгәннәр. Равил Шәрәфиев соңрак эпизодик рольләрдә – флешбекларда төшкән. Башка артистлар Казахстан ягыннан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100