news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тулысынча диярлек янып беткән Йолдыз (Эчкен) авылында төзелеш эшләре бара

Тулысынча диярлек янып беткән Йолдыз (Эчкен) авылында төзелеш эшләре бара
https://tatar-congress.org

24-25 май көннәрендә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына барган иде. Биредә Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм милләттәшләребез белән очрашты.

Бу очрашудан соң Йолдыз (Эчкен) авылында төзелеш эшләре тизләнде. Сәрия Валиеваның (фотосүрәттә) түбәсен алыштырдылар. Ә инде 31 май көнне беренче йортның фундаментын салачаклар, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

 

Фото: © https://tatar-congress.org

Исегезгә төшерәбез, 8 май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды. Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә тиз арада авылны торгызу, төзелеш буенча эшләр башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. Теләге булган һәр кеше, түбәндәге күрсәтмәләргә нигезләнеп, Йолдыз авылы халкына матди ярдәм күрсәтә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100