news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тулы вәкаләтле вәкиллектә Татарстанның Сингапур белән хезмәттәшлеге хакында сөйләштеләр

Тулы вәкаләтле вәкиллектә Татарстанның Сингапур белән хезмәттәшлеге хакында сөйләштеләр

ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сингапур Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нео Эк Бенг Марк белән очрашты.

Чарада шулай ук Илченең урынбасары Ли Жи Уэй Николас һәм Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин катнашты, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Кунакларга Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр. Яклар кайбер юнәлешләр, шул исәптән югары технологияле өлкәләрдәге хезмәттәшлек вариантлары хакында фикер алышты.

Илче Сингапур җитәкчелегенең, Иннополис шәһәре белән уртак проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, Татарстан белән тыгыз элемтәләрне яңадан башлауга карата кызыксыну белдерүен билгеләп үтте.

Нео Эк Бенг Марк 2025 елда Сингапурның эшлекле даирә вәкилләре белән бергә республикага килергә теләвен белдерде.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot