news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге Вәкиллектә Татарстан белән Индонезия хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Индонезиянең Россия Федерациясендәге Илчелеге делегациясе булды, аның составына илнең бизнес вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Делегация белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «МАНЦ АВИАКОМИНФО» ябык акционерлык җәмгыяте директоры Денис Хәкимов һәм Вәкаләтле вәкиллекнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәрләре очрашты.

Яклар Татарстан белән Индонезия арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләште.

Делегация вәкилләре Казанда 19-21 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ Халыкара икътисади саммитында булулары һәм анда Татарстанның бер компаниясе белән меморандум имзалау турында сөйләде.

Равил Әхмәтшин республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. «Индонезия белән хезмәттәшлеккә, булган элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз», –  диде ул.

Вәкаләтле вәкил кунакларга республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы, төбәкнең алдынгы предприятиеләре турында сөйләде, Татарстанга күргәзмәләрдән тыш, хезмәттәшлек өчен кызыклы булган предприятиеләрне күрергә килергә чакырды.

Илчелек вәкилләре дә Татарстан вәкилләрен Индонезиягә чакырып калды. Алар сүзләренчә, Индонезиягә ел саен октябрь аенда уза торган зур сәнәгать күргәзмәсе кысаларында килү яхшырак.

Мәгариф, туризм, машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы тармагында Татарстан белән хезмәттәшлек өметле санала. Индонезия республиканы электроника һәм электротехника, каучук һәм пальма мае белән тәэмин итәргә әзер, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100