news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт - "Халкым минем" газетасы

Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм иҗаты белән үзен фәлсәфәче, тарихчы, дини ислахчы, мәгърифәтче итеп танытты.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Халкым минем", Тәэминә Биктимирова).  «Аң» журналында (1913 ел, 1 гыйнвар, №2) басылган «Шиһап хәзрәт» дигән шигырендә Тукаебыз олуг шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанине әнә шулай, караңгылыкны яктырткан тулган ай белән чагыштыра да:
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, – дип халкыбыз тарихында тоткан роленә зур бәясен бирә.

Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында тиңдәшсез галим, фикер һәм акыл иясе хакында әйтелгән бу сүзләрне кем генә шик астына алыр икән?! Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани тормышы һәм иҗаты белән үзен фәлсәфәче, тарихчы, дини ислахчы, мәгърифәтче итеп, алай гына да түгел этнограф та, археограф та, шәркыят галиме һәм мөгаллим дә итеп танытты. Аның энциклопедик белемнәрен галимнәр XVIII йөз француз мәгърифәтчеләре Дидро һәм Ж. Руссо гыйлемлелеге белән чагыштыралар (Кара: Татар зыялылары: тарихи портретлар. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б.40-49).

Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең исеме киләчәктә дә олы хөрмәт белән искә алыныр дигән өмет белән калып, аның кыз балалар тәрбиясенә караган кайбер фикерләре хакында гына язып китүне бурычым дип саныйм. Исән вакытларында кыз туганнары (оныклары) белән бу хакта еш сөйләшә, искә төшерә идек.

Хатын-кызларга олы хөрмәт күрсәтү – милләтебезнең акылы сау кешеләре өчен гадәти хәл. Борынгы тарихыбызга күз салсак та, хатын-кызларны, бигрәк тә аналарны зурлау хакында нинди гүзәл мисаллар барлыгын беләбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең: «Ана, Ана, тагын бер тапкыр Ана, бары шуннан соң гына Ата», – дигән гыйбрәтле сүзләре нәкъ менә шул хакыйкатьне аңлата бит инде. Әйе, халыкның киләчәген, рухын саклау Ана булган бөек затка йөкләтелгән. Милләтбезнең киләчәге дә иң әүвәл ана карынында, бишектә хәл ителә.

Борынгы әдәбиятыбызга халкыбызның кызларын мактаганда, аларның гүзәллекләре белән янәшә укымышлы икәнлекләре дә күрсәтелә. Әмма, халкыбыз кол ителгәч, акрынлап халыкның үз көнкүрешендә урнашкан матур гадәтләреннән ераклаша баруы, хатын-кызга карашның үзгәрүе дә ачы хакыйкать бит. Коточарлык хокуксызлык, хатын-кызның базарда сатылу күренешләре халык авыз иҗаты әсәрләреннән дә мәгълүм. «Кыз сату бәете» (1907), абыйсы тарафыннан читкә сатылган «Хәмидә бәете» шул турыда. Татар хатын-кызларына гына түгел, патша Россиясендәге хатын-кызлар хәленә бәя биреп В. И. Ленин да: «Россиядә хатын-кызларның хокуксызлыгы яки тулы хокуклы булмавы кебек түбәнлек, әшәкелек, кабәхәтлек юк», – дип язган иде (В. И. Ленин. Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә. Т.33. – Б.31).

Шунысын да әйтергә кирәк, хатын-кыз хокуксызлыгында мөселман руханиларының роле аз түгел. Халык авыз иҗатында аларның гаделсезлеге, тупаслыгына карата нәфрәт тулы дистәләгән бәетләр, әйтемнәр, риваятьләр тулып ята: атасы тарафыннан попка картага оттырылган «Зөлхәбирә бәете»н аласыңмы, авыл мулласы тарафыннан мыскыл ителеп, соңыннан үтерелгән «Сәрби бәете» «Җиде кыз бәете», һ.б. – барысы да тарихи дәлилләр ич. Зөлхәбирә күлмәк әй тектергән,

Итәгенә ыштуф тоттырган.
Мостафа мулла – ил мулласы
Кәрте уйнап кызын оттырган.

Шөкер, XIX йөзнең яртысында татарның алдынгы фикерле зыялылары хатын-кызларның тормыштагы хокуксызлыгы, мәгариф өлкәсендәге артталыгы белән килешергә теләмәүчеләр мәйданга чыга. Алар дөнья, бигрәк тә Европа мәдәниятенә йөз тотучылар һәм шул нигездә татар мәдәниятен, мәгърифәтен үстерү өчен юллар эзләүчеләр булдылар. Берүк вакытта алар халкыбызның үзаңын уятуны һәм саклауны, ерак бабаларыбызның кем булуын, үткәннән без нинди мирас кабул итеп, киләчәккә ниләр тапшырырга тиешлегебезне аңлатып бирүгә басым ясадылар.

Европа мәдәни казанышларын үзләштерергә чакырган татар шәхесләренең иң беренчеләренең берсе итеп хаклы рәвештә бөек галимебез Ш. Мәрҗанине саныйбыз. Ул – Коръәнне тирәнтен өйрәнеп, хәдисләрне анализлап, борынгы Ислам мәдәниятенең бай традицияләренә таянган хәлдә дини фанатизмга каршы чыккан зыялы. Яшь буынның киләчәге хакында кайгыртып, Мәрҗани: «Гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллелекне өйрәнү – һәр сәламәт акыл, аек аң каршында, һичшиксез, кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер-береңә киң ярдәм күрсәтү – берсүзсез күркәм эш», – дип билгеләде. Аның бу фикере ул заманда «кыз балаларга гыйлем өйрәтү – харам», дип лаф оручыларга җавап булып яңгырады. Шуның өстәвенә, татар хатын-кызлары арасында гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнүчеләргә, аларның осталыкларына хөрмәт белән карап ул болай ди: «Бабабыз мелла Габделкәрим әл-Мәрҗанидән мирас булып калган бер Коръәнебез бар... Язган кешенең гыйлем-мәгърифәттән өлешле, күркәм сыйфатларга ия булуына дәлил булган билге һәм галәмәтләр ачык сизелеп тора. Бабабыз ул Коръәнне атасы белән бертуган кыз кардәше язганлыгын кат-кат сөйләгәне бар. Ләкин бу вакыт яшьлек ваемсызлыгы сәбәпле, ул кызның исеме, табигый сыйфатлары, башка хәлләре җентекләп язып алынмауга үкенеч белдерәм». Ул чорда матур язу осталыгы мөселманнарда, шул исәптән татарларда да югары бәяләнгән, ул гыйлемлелек һәм искиткеч зур сәләтлелек үрнәге булып исәпләнгән, күчерүчеләрне (хәттатларны) дәрәҗәле, мөхтәрәм кешеләрдән санаганнар. Моның белән тормышта һәм аеруча мәгариф өлкәсендә хатын-кызларның тигез хокуклы булуларын яклап чыккан мөхтәрәм галим башкаларның да аларга карата ихтирам белән карау зарурлыгын аңлатып кына калмый, әле хатын-кызлар арасында шундый зыялылар барлыгын исбатлый да.

Ш. Мәрҗани һәм аның фикердәшләре татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге, гаиләдәге хокуксызлыгы белән дә килешә алмыйлар. Алар телдә генә түгел, гамәли эшчәнлекләре белән дә хатын-кызларга, аларның сәләмәтлегенә карата чиксез кайгыртучанлык күрсәтүләрен расладылар. 1870 елда Идел буенда ваба (холера) авыруы таралуын һәм бу афәт иң башлап хатын-кызларга нинди куркыныч булып янавын гына искә төшерик. Шулай ваба авыруы таралган көннәрдә Казан губернасында бигрәк тә татар хатын-кызлары кырыла. Татар авылларына килгән «урыс докторларын» надан муллалар кертмиләр. Чөнки татар хатынының гәүдәсе – бөтен җире – гаурәт. Бу хәлгә тыныч кына карый алмаган Ш. Мәрҗани губернатор кәнсәләреннән торып, татар муллаларына фәтва күндерә: наданлыкның корбаны булмагыз, докторларны авылга кертегез, дәва чараларын уздырырга ярдәм итегез, ди. Бу ярдәмнән соң күпме хатын-кызларның гомере киселми калгандыр, кем белә?

Бөтен кискенлеге белән хатын-кызларны коткаруга адым ясавына галимнең тормышында булган фаҗига да этәрмәде микән дип искә аласы килә. Шиһабетдингә биш яшь чамасы булганда, аның әнисе Бибхәбибә абыстай баладан үлә. Соңгы минутында, улын чакырып китереп, башыннан сыйпап: «И балам, бәхил бул. Мин сине бүтән күрә алмам инде. Кемнәр йоклаган чагында өстенгә юрганыңны ябар, кемнәр иртән үбеп уятыр икән сине?!» – дип саубуллаша. Бер шәкерт Шиһабетдинне әнисенең җеназасы артыннан күтәреп алып барган.

Ш. Мәрҗани еллар үткәч тә әнисеннән аерылу фаҗигасен туганнарына сөйләп искә ала торган булган. Олы кызы Хауаның оныгы Суфия апа Мостафина болай дип сөйләгән иде: «Мәрҗани, кияүгә чыккан кызларының бала табар вакытлары җиткәч, үз йортына килергә һәм баланы шунда, үз йортында табарга куша торган булган. Кирәк чагында докторлар да килгән. Без барыбыз да әнә шул Мәрҗани йортында туганбыз». Акыл иясе булу, хатын-кызларга, бигрәк тә аналарга сакчыл караш кирәклеген аңлау әнә шул җеназа артыннан барганда тумады микән галимнең күңелендә. Бик мөмкин.

1915 елның гыйнварында татар зыялылары бөек галимнең туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңай белән булса кирәк, «Сөембикә» журналы да «Мәрҗанинең хатын-кызларга карашы» дигән мәкалә урнаштыра. «Мәрҗани хәзрәтләренең хатын-кызларга карашы, гомумән әйткәндә, хөр иде, – диелә мәкаләдә. – Хатын-кызларның укымый надан калуларына асла разый булмады. Бервакыт кызларны алып мәэмүрләр (чиновниклар) йортына барды. Шундагы назир һәм җәмәгатьләре белән күрешеп утырыштылар. Шуннан кайтканда кызларына карап: «Менә, аларның кызлары өч-дүрт тел белүләре өстенә, музыка да өйрәнә. Сез дә дөм сукыр, дөм гафил булмаңыз. Иң азында ике төрле язу өйрәнегез» – дип кызларны үгетләмештер (Сөембикә, 1915, №2. – Б.6-7).

Татар кызлары өчен махсус мәктәпләр ачылуда да хәләл көче бар мәшһүр галимебезнең. Инде мәгълүм булганча Казан бае Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов Троицк шәһәренең атаклы бае Габделвәли Яушевның кызы Фатихага өйләнә. 1887 елны үткәрелгән туйда кыз ягыннан ата булып Шиһабетдин хәзрәт утыра (Габделвәли Яушев бу вакытта вафат). Фатиха ханым гомере буе Ш. Мәрҗанине рухи атасы итеп санаган. Ирле-хатынлы Аитовлар һәр эшкә тотыныр алдыннан хәзрәтнең догасын алып, киңәшләшеп башлаганнар.

Кызлар өчен мәктәп ачканда да шулай. Казанда әледән-әле булып торган ачлык вакытында Фатиха ханым (ире ярдәмендә, билгеле) ярлы кызлар өчен мәктәп ачарга уйлый. Бу мәктәпне нәкъ менә ярлы, ятим кызлар өчен һөнәр мәктәбе итеп ачарга Ш. Мәрҗани киңәш итә. Ачлык башлануга татар ирләренең күбесе Бакуга – нефть, балык эшенә һәм шахталарга китәләр. Әтиле кызлар асраулыкка кереп эшли алганнар әле. Ә менә әтисез, ярым ятим кызларга эшкә урнашу кыен булган. Фатиха апа (Алланың рәхмәте булсын) шушы ярлы кызлар өчен Сукно бистәсендә (1897 елда) һөнәр мәктәбе ача. Дөрес, мәктәп ачу эше озакка сузыла. Чөнки татарларның файдалы эшләренә гомер буе киртәләр күп инде. Ни кызганыч, мәктәп ачылганда Ш. Мәрҗани вафат булган була. Кызлар тегү, чигү, чүәк-кәвешләр ясарга, мех кисәкләреннән төрле әйберләр ясарга өйрәнгәннәр. Аларны базарга чыгып сатып, ачтан үлмәслек акча эшли алганнар. «Үзегез белгәнне башкаларга да өйрәтегез, аларга ярдәмегез шул булыр», – дия торган була Фатиха ханым. Соңрак ул мәктәп киңәйтелә, ә 1916 елда бу олы йөрәкле ханым татар кызлары өчен Европа тибындагы гимназиядә ача алган.

Шиһабетдин Мәрҗанинең кыз балалар тәрбиясенә карата кайбер фикерләрен генә яздым. Тормышында уңышлары белән борчулары да, надан муллалардан күргән явызлыклар да, барысы да булган. Алары хакында да язылды инде. Урыны җәннәттә булсын. Һәр мөселман, һәр татар өчен бу шәхеснең исеме якын, изгедер дип уйлыйк. Ул яшәгән йорт та кайчандыр төзәтелер (тышкы ягы гына түгел), шәһәребездә үзәкләштерелгән якты бер истәлек музее да ачылыр дип өметләник (ни кызганыч, бу өмет елдан-ел кими, сүнә бара). Бөек галимебезгә һәйкәл куелачак икән дигән хәбәргә дә күтәрелеш елларында күпме сөенгән идек. Шәһәр җитәкчеләре дә һәйкәлгә нигез ташлары салганда ышандырып сөйләгән иделәр бит...

Халкыбызны Аллаһы Тәгалә ташламасын дигән теләктә калыйк!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100