news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тулай тораклар проблемасы янәдән депутатлар игътибарында

Тулай тораклар проблемасы янәдән депутатлар игътибарында

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, республикада предприятиеләр карамагындагы тулай торакларда яшәүчеләр проблемасының актуалльеген күздә тотып, моны өйрәнү буенча махсус комиссия төзелгән иде. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелек иткән бу комиссия составына ТР Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, әлеге тулай тораклар караган предприятиеләр җитәкчеләре, проблемалы тулай торакларда яшәүчедәрдән вәкилләр кертелде. Бүгенге утырышта комиссия рәисенең хисабы тыңланды. Хәзер республикада дәүләт һәм муниципаль карамакта булган 669 тулай торак исәпләнсә, шуның 84е предприятиеләр карамагында. Аларда 5 мең 608 кеше гомер кичерә. Аларның 70 проценты предприятиеләрдә ким дигәндә 10 ел хезмәт итеп, торак шартларын яхшырта алмаган гражданнар. Моннан тыш, ведомство торакларында рәсми рәвештә теркәлмәгән яки предприятие белән килешү төземәгән 800 гә якын кеше яши. Бүгенге утырышта билгеләп узылуынча, әлегә өйрәнү эшләре тәмамланмаган. Өстәвенә, тулай тораклар исемлегенә Чаллы, Түбән Камадагы кайбер торакларны кертми калдырганнар булып чыкты. Равил Моратов аңлатуынча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмый татарстандагы тулай тораклар арасыннан дәүләт ихтыяҗлары өчен кайсыларын калдырырга кирәклеген ачыклау бурычы куела. Калганнары исә хосусыйлаштыру шарты белән муниципалитетлар карамагына бирелергә тиеш була. Составында юристлар, муниципаль берәмлекләр белгечләре, Җир һәм мөлкәт министрлыгы вәкиләре булган эшче төркем бу мәсьәлә буенча депутатлар алдында киләсе елның гыйнварында хисап тотачак.

Парламентның бүгенге утырышында “ 2007 елга ТР бюджеты турында”гы законга үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР канун проекты тулысынча кабул ителде.”2007 елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакындагы канун проектын депутатлар беренче укылыштан үткәрде.

Шушының белән өченче чакырылыш Дәүләт Советының 33 нче утырышы эшендә тәнәфес игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot