news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тулай төбәк продукты күләме 3,4 , сәнәгатьтә җитештерү индексы 3 процентка үсәргә тиеш

2010 елга ТР социаль-икътисади үсеш фаразлары әнә шундый

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Тулай төбәк продукты күләме , 2009 елга караганда, 3,4 процентка, сәнәгатьтә җитештерү индексы- 3 процентка, халыкның реаль акча керемнәре- 3,2 процентка, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме -3 процентка үсәргә тиеш. 2010 елга ТР социаль-икътисади үсеш фаразлары әнә шундый. Бу хакта бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында икътисад министры Марат Сафиуллин җиткерде. Аның белдерүенчә, кризистан соңгы чорда вәзгыять ил күләмендә дә, дөнья күләмендә дә тиз үзгәрә. Шул шартларда Татарстан моңа әзер булып торырга тиеш.

Министр сүзләренә караганда, 2010 елда республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле чираттагы 5 еллык программа тәмамлана. Бүген алдагы 5 елга яңа программа әзерләнә. Анда муниципаль районнар һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше буенча 5 еллык программаларга, шулай ук монопрофильле (икътисады бер предприятиегә бәйле) торак пунктларны үстерү программаларына махсус игътибар биреләчәк. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, моношәһәрләрне үстерү программалары федераль үзәк ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, 2010 ел республиканың озак вакытка үсеш стратегиясен эшләү елы да булачак. Бу эшне төп координацияләү Икътисад министрлыгына йөкләнгән. Стратегия киләчәк икътисадын формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Министр аңлатуынча, анда икътисади һәм социаль өлкә белән идарә үсешенең яңа алымнары чагылачак. “Производствода, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә инновацияләр бу стратегиянең нигезен тәэмин итәргә тиеш”, -ди Марат Сафиуллин.Ул предприятие җитәкчеләрен, фән эшлеклеләрен һ.б. стратегияне эшләүдә актив катнашырга чакырды.



news_right_1
news_right_2
news_bot