Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түләүсез дарулар: Татарстанда кемнәрнең аларны алу хокукы бар
Кайбер дару препаратлары социаль хезмәтләр исемлегенә керә. Татарстанда нинди категорияләргә керүчеләр аларны түләүсез алырга мөмкин.
Кемнең бушлай даруларга хокукы бар
- инвалидлыклары булган кешеләр;
- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары;
- нацист лагерьларының элеккеге тоткыннары;
- аварияләр яки атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар;
- Советлар Союзы яисә Россия Федерациясе Геройлары;
- Социаль хезмәт геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары.
Нинди даруларны бушлай алырга мөмкин
- тормыш өчен кирәкле дип табылган дарулар;
- дәвалау өчен кирәкле медицина эшләнмәләре;
- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәвалау туклануы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз