news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тулада Мәүлидкә багышланган балалар бәйрәме булды

Тула мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйбадәт кылу бинасында Мәүлид бәйрәме уңаеннан Мөхәммәт пәйгамбәрне с.г.в. хөрмәтләүгә багышланган балалар бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чарасында Тула өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ришат хәзрәт Давыдов, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Альберт хәзрәт Азизов, Тула өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамы Абдурәхим хәзрәт Азамов, җәмгыять әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашты.

Чара башланганда Ришат хәзрәт Давыдов мөселманнарның дини лидеры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәех Равил Гайнетдиннең Мөхәммәт пәйгамбәрнең с.г.в.туган көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

Оештыручылар кызыклы формада Пәйгамбәрнең тормышы һәм гадел эшләре турында сөйләде, Аллаһы Тәгалә илчесенең тормышы, ислам дине, Коръән турында мини-викторина оештырдылар. Балалар ярышларда актив катнашты һәм Пәйгамбәргә багышланган шигырьләр укыды һәм салаватлар әйтте. Бәйрәм чарасы нәшид уку һәм татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100