news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тула өлкәсе Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесе Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды

Тула өлкәсе Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесе Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Тула өлкәсе Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесе Николай Дмитриев белән очрашты.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дмитриев бу вазифага әле күптән түгел генә билгеләнгән. Татарстан вәкиллегендә ул беренче тапкыр булды. Очрашуда тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Фәннур Гарифуллин да катнашты.

Очрашу вакытында кунакны Татарстан вәкиллегенең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Әхмәтшин Тулы вәкаләтле вәкиллек структурасы, оешманың эш юнәлешләре, атап әйткәндә, дәүләт хакимияте органнары белән багланышлар, халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү, якташларны, шул исәптән яшьләрне берләштерү эшчәнлеге турында сөйләде.

Яклар ике төбәк арасында эшлекле элемтәләрне киңәйтү, Татарстан белән Тула өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне яңарту мөмкинлекләре турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot