news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тула өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановтан эстафетаны кабул итте

Алексей Дюмин үз көчен сынаганнан соң, эстафетаны Рамзан Кадыровка, Дмитрий Мироновка һәм Кирилл Капризовка тапшырды.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевтан соң #ВыборЧемпионов180318 эстафетасын Рөстәм Миңнехановтан Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин кабул итте.

Моны дәлилләүче ролик YouTube социаль челтәрендәге төбәк Хөкүмәте каналына урнаштырылган.

Дюмин танылган хоккейчылар – Олимпия чемпионы, Стэнли кубогы иясе, өч тапкыр Дөнья чемпионы Валерий Каменскийдан һәм Олимпия чемпионы Алексей Жамновтан 18 алканы алырга вәгъдә итте.

Тула өлкәсе губернаторы үз көчен сынаганнан соң, эстафетаны Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровка, Ярославль өлкәсе губернаторы Дмитрий Миронов һәм хоккейчы, Олимпия чемпионы Кирилл Капризовка тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot