Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тула өлкәсе башлыгы Миңнехановтан проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуны сорады
Татарстан Президенты Сочида узучы Россия инвестиция форумы чараларында катнаша.
(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан халыкның тормыш сыйфатын яхшырту белән бәйле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ТР тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорады. Төбәк башлыкларының очрашуы Сочидагы Россия инвестиция форумы кысаларында узды.
«Сез куллана торган алдынгы тәҗрибәләр Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларның нигезенә ятты. Без аларны үрнәк итеп алабыз һәм тагын кайбер әйберләр буенча үзара хезмәттәшлек кысаларында ярдәм итүегезне сорыйбыз», - диде Дюмин Миңнеханов белән әңгәмә вакытында.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда торак шартларын яхшырту һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә бай тәҗрибә тупланган. «РФ Дәүләт Советының соңгы күчмә сессиясе сез җитәкләгән юнәлешнең бик катлаулы булуын күрсәтте», - диде Дюмин.
Татарстан Президенты исә Тула өлкәсе республика ярдәмендә өметләнә ала, дип җавап бирде. «Тула өлкәсе – куәтле сәнәгать төбәге. Татарстан һәм Тула өлкәсе бер-берсенә ярдәм күрсәтергә тиеш», - диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, ике төбәкнең базарлары бер-берсен тулыландыра, шунлыктан тыгыз хезмәттәшлек Тула өлкәсе өчен дә, Татарстан өчен дә файдалы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз