news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды

Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды
Салават Камалетдинов/ архив

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизовка »Тантана» премиясе тапшырылды. Премия «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театрының «Идегәй» спектаклендә Туктамыш хан роле өчен бирелде.

Артистка дипломны 2008 елда Салават Фәтхетдинов белән бергә «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен Тукай премиясенә лаек булган үзешчән композитор Роберт Андреев тапшырды.

«Хәерле кич, театр җене кагылган хезмәттәшләрем. Тинчурин театрына зур рәхмәтемне җиткерәм һәм башымны иям», – диде Ирек Хафизов.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100