news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туксанынчы елларда "Алтын балык" җыры белән танылган Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе бара

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лидия Әхмәтова Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей концерты бара.

Танылган җырчы, педагог, Татарстан джаз оркестры директоры Лидия Әхмәтовага бүген сәхнәгә алып менеп беренче чәчәкләрне хезмәттәше – Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков тапшырды. Ә кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәше – Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лидия Әхмәтова Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды һәм алга таба да матур тавышын югалтмыйча халкыбызны сөендереп яшәвен теләде. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов Лидия Әхмәтованы беренче тапкыр Камал театры сәхнәсенә концертка алып чыккан чакларын искә төшерде, аның иҗат юлындагы һәм карьера уңышларын искәртеп үтте.

Юбилей котлауларын Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дәвам итте: "Лидия Әхмәтова Себердә туса да, ул – безнеке. Районыбызның беренче горурлыгы Галия Кайбицкая булса, икенчесе – Лидия Әхмәтова", – диде ул. Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән дә Мактау грамотасы тапшырды.

Кайбыч районы котлауларына Мамадыш районы Мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов кушылды. Ул Лидия Әхмәтованы үз районы җырчысы дип санауларын әйтте.

Республиканың Керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән "Туганайлар" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова котлады.

Лидия Әхмәтова юбилей концертында туксанынчы елларда үзен таныткан "Алтын балык" җырын, үзе көен язган "Яратып туялмадым" җырын тәкъдим итте.

Программа татар һәм рус җырлары, джаз музыкасы, дөнья халыклары биюләре белән дәвам итәчәк. Коцертта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Фазлыев, Илгиз Шәйхразиев, Дилия Әхмәтшина, Рөстәм Насыйбуллин, Эльнар Сабирҗанов, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле, «Сәлам» фольклор ансамбле һәм башкалар катнаша. Махсус кунаклар – «Голос» телевизион проекты финалчысы Мари Карне һәм Зоряна Фәрхетдинова (Мәскәү шәһәре) килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100