news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туклануның иң кирәкле азык-төлекләренә хаклар төшәчәк

Александр Мишарин: “Иң кирәкле азык-төлеккә бәяләрне төшерү– безнең алга куелган иң мөһим социаль бурычларның берсе”

(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Губернатор Александр Мишарин кушуы буенча, Свердлау өлкәсендә халыкка түбән хак белән тәкъдим ителәчәк азык-төлек исемлеге төзелде. Бу туклану продуктлары күпчелек халык сатып алырлык булсын өчен эшләнелә. Исемлеккә ит, икмәк-булка изделиеләре, сөт продуктлары керә.

Шул исәптән ОАО «Реж икмәк комбинаты» ААҖ һәм «Екатеринбург икмәк комбинаты» МУП бәясе 12 сум булган «Губернаторский» икмәген сатуга чыгарачак, дигәнне аңлата. Полевской сөт комбинатында җитештерелүче майлылыгы бер процентлы кефир - 13 сум 44 тиен, “Сөт киты компаниясе” ҖЧҖ җитештергән майлылыгы 1,8 процент булган эремчек 18 сум белән сатылачак. Колбаса изделиеләре - килограммы 80 сум, кошлар итеннән эшләнелгән фаршның бер килогарммы 77 сум торачак, дип хәбәр итте Свердлау өлкәсе губернаторы мәгълүмат сәясәте департаменты матбугат хезмәте.

“Иң кирәкле азык-төлек бәяләрен төшерү, азык-төлек базарында хәлләрне тотырыклы итү, төбәк халкын иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү – безнең алга куелган иң мөһим социаль бурычларның берсе”, - дип белдерде Александр Мишарин.

news_right_1
news_right_2
news_bot