news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

#тукайвспб! бәйгесенең иң яхшы эшләре өчен онлайн-тавыш бирү башланды

Милли мирасны саклау һәм милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан, Санкт-Петербургта балалар арасында бәйге үткәрелә.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 10 яшькә кадәрге балалар арасында  #тукайвспб! бәйгесендә Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укучыларны ачыклау өчен тамашачылар арасында онлайн-тавыш бирү башланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырдылар.

Онлайн-тавыш бирү 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Иң күп лайк җыйган 10 видеоролик финалга үтә. Финалистлар 11 майда ачыклана һәм шуннан соң финал тавыш бирүе башлана.

Илнең барлык почмакларыннан барлыгы 146 эш килгән. Конкурсантларның видеоязмалары чараның төркеме стенасында (https://vk.com/tukayvspb) һәм «Видео» бүлегендә урнаштырылган. Тавыш бирү өчен төркемгә керергә һәм күңелеңә хуш килгән эшләрне лайк белән билгеләргә кирәк.

Финал тавыш бирүенең җиңүчеләрен (1, 2 һәм 3 урыннар) акчалата призлар һәм истәлекле бүләкләр көтә, эшләре исә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталында урнаштырылачак.

Конкурс балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, талантлы балаларны интеллектуаль яктан үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мирасны саклау һәм милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100