Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукайның Теләнче Тамак авылында чишмә бәйрәме уздырылды
Изге дога белән башланган тантанада район хакимияте вәкилләре дә катнашты
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Тукай районы Теләнче Тамак авылында чишмә бәйрәме үткәрелде. Биредә төзекләндерүдән соң чишмә ачылды. Яңа төсмер алган чишмәгә «Изге» дип исем бирделәр, диелә районның "Якты юл" газетасында.
Беренче булып авыл аксакаллары тәкъбир әйтеп, намаз укыдылар. Авылның абыстае шулай ук догалар укыды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип, бирегә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова да килде.
Тантананы Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачып: "Авылыбызда яңа чишмә пәйда булды. Әлеге изге эштә авыл халкының өлеше зур. Алар үзара салым җыюда актив катнаштылар, - диде, авыл йөзе саналган чишмәгә яңа гомер биргән өчен игелекле авыл халкына, эшне тиз тоткан эшчеләргә рәхмәт әйтте.
Аннары сүз авылның мөхтәрәм кешесенә – озак еллар механизатор булып эшләгән, чишмәне төзекләндерүдә актив катнашкан Дамир Гайнетдиновка бирелде. "Төбәгебезнең яме, җирнең җаны булган чишмәбез барыбызга да якын, кадерле, газиз. Салкын чишмәбезнең суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Халык йөрәге кебек бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәбезне тагын да матурлата алган өчен без бик шат", – диде ул.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләре килеп җитте. Кызыл тасманы район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәп директоры Наил Вәлиев һәм Дамир Гайнетдинов кисте. Изге чишмәдән беренчеләрдән булып су алырга дип авылның хөрмәтле өлкән хатын-кызлары төште.
Аннары, бәйрәм тантанасын тагын да бизәп, Теләнче Тамак авыл җирлегенең горурлыгы булган үзешчән сәнгать осталары үзләренең җырларын, шигырьләрен, моңлы көйләрен бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз