news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова укыткан мәктәпкә 100 ел

Питрәч районы Шәле урта мәктәбе татар дөньясына күп шәхесләр бүләк иткән.

 (Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Быел Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенә 100 ел тулды. Татар дөньясына күп шәхесләр бүләк иткән белем йорты бу вакыйганы зурлап бәйрәм итәргә җыена.
Мәктәпнең тарихы 1773-1775 елларга ук барып тоташа. Бу елларда Шәледә мәдрәсәләр эшләве билгеле. 1917 елда мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әйләнә. Аның җитәкчесе Кәрим Нәҗмиев була. 1930 елларда Шәле мәктәбе – җидееллыкка, ә 1938 елда урта мәктәпкә әйләнә.
Әлеге белем йортын тәмамлаган укучылар арасында Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте президиумы рәисе Равил Гайнетдин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, язучы-сатирик Камил Кәримов, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Кәрим Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдинов, татар журналистикасы ветераны, язучы Мәгъсүм Гәрәев һәм мәрхүмә журналист Алсу Хәсәнова кебек шәхесләр бар.


Мәктәпнең директоры Минзифа Хәсәнова сүзләренә караганда, хәзерге көндә белем йортында 211 укучыга 29 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпнең ике бинасы бар: берсе – башлангыч класслар өчен, икенчесе – 5-11 класслар өчен. «Укытучыларның да, укучыларның да уңышлары шактый. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып киләбез. Быел бер чыгарылыш сыйныф укучыбыз биологиядән имтиханны – 100, химиядән 97 баллга тапшырды. Өч укучыбыз фән олимпиадаларының республика этабында призер булды. Укытучылар ел саен «Ел укытучысы» бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә», – дип сөйләде ул.
100 еллык тарихы булган бу мәктәптә заманында Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова башлангыч сыйныфларны һәм татар телен укыткан. Сүз уңаеннан, мәктәптә Зәйтүнә ханымга багышланган мемориаль такта да бар. Шулай ук әдәбият белгече, әдәбият фәне буенча күп дәреслекләр авторы Альберт Яхин эксперименталь ачышларын шушы мәктәптә тормышка ашырган.
Питрәч районы Шәле урта мәктәбен тәмамлаган барлык укучыларны, язмышы әлеге белем йорты белән бәйле булган кешеләрне 24 нче ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә мәктәптә зур бәйрәмгә көтеп калалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100