news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай рухына Коръән укылды

Коръән уку мәҗлесен оештыру идеясе белән язучы, «Бибимәмдүдә» китабы авторы Марат Әмирханов чыккан.

Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай рухына Коръән укылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлап Корьән уку мәҗлесе Халыкара туган тел көненә туры китерелгән. Мәҗлес Мәрҗани мәчетендә бара.

Коръән уку мәҗлесен оештыру идеясе белән язучы, «Бибимәмдүдә» китабы авторы Марат Әмирханов чыккан. Оештыручылар — ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең рухына Коръән уку мәҗлесе аның тууына — 155, вафатына 130 еллыкка багышлана.

«Үз заманында булгандыр әлбәттә, бу заманда Бибимәмдүдә абыстай рухына Коръән укылмаганлыгы ачыкланды. Без бүген шушы эшне башкарабыз», — диде филармония директоры Кадим Нуруллин.

Мәҗлескә татар зыялылары — язучылар, артистлар чакырылган.


Галерея: Тукайның әнисе Бибимәмдүдә рухына Коръән уку мәҗлесе
news_right_1
news_right_2
news_bot