news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла

Программада – "Безнең өчен мәңге изге йорт..." дип аталган Татарстандагы бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү каралган.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее 10 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чара уздырачак. Ул Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә музейның матубгат хезмәте.

Билгеле булганча, Җаекта Габдулла Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Чара Г.Тукай яшәгән элеккеге «Болгар» кунакханәсе урнашкан бина янында узачак. Программада – “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган Татарстанда бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү каралган.

Тамашачылар каршында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һәм республиканың Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Г.Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, яшь артист Ришат Әхмәдуллин һәм Илнур Закировның да катнашуы күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100