news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайлыларны шәхси сораулар буенча Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте

Депутаттан мәдәният йортларын ремонтлауда ярдәм итүне сорадылар.

(Тукай районы, 2 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукайлыларны шәхси сораулар буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сосновый Бор бистәсеннән Светлана Латыйпова Тимербанктан Татфондбанк финанс-инвестиция компаниясенә акча күчереп алданган. Ул әлеге проблеманы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән очрашуда да күтәргән иде.

Светлана Закирҗановна кабат аны республиканың ярдәм фонды реестрына куярга ярдәм итүне сорады.

Алмаз Мостафин районның Калмаш hәм Шилнәбаш авыллары мәдәният йортларының түбәләренә капиталь ремонт кирәклеген әйтте.

Сания Дәүләтшина чит тел укытучыларын икенче чит телгә өйрәтүне финанслау мәсьәләсен күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100