Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукайлылар Сарапулдагы Сабантуйда катнашты
Район делегациясе Сарапулдагы милли бәйрәмдә быел икенче мәртәбә катнашты.
(Тукай, 11 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). 8 июльдә Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация – барысы 63 кеше – Сарапул шәһәрендә Сабантуйда булып кайтты, дип яза җирле басма.
Татарстаннан анда бары тик тукайлылар гына иде. Бәйрәмдә Иске Абдулның «Асылъяр», Сәмәкәйнең «Зиләйлүк» фольклор ансамбльләре чыгыш ясады, районның китапханә хезмәткәрләре кул эшләре буенча мастер-класс күрсәттеләр, китаплар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, курчак театры куйдылар. Шүрәле, Су анасы, Әби, Бабай булып киенгән райондашлар белән дә Сабантуй кунаклары бик теләп аралашты, алар белән истәлеккә фотога төште. Шулай ук тукайлылар белән бергә Казаннан «Сорнай» ансамбле чыгыш ясады. Район делегациясе Сарапулдагы милли бәйрәмдә быел икенче мәртәбә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз