news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайлылар Россия Президентын Вьетнам, Кырым, Санкт-Петербург шәһәрләрендә сайлады

Ял итәргә китү сәбәпле, алар үзләре теркәлгән җирдән читтә тавыш бирү өчен махсус талоннар алып киткән.

(Тукай, 18 март, «Татар-информ»). Тукай районы сайлаучылары арасында Россия Президенты өчен Вьетнам, Кырым, Санкт-Петербург, Нижневартовск кебек шәһәрләрдән дә тавыш бирүчеләр булган. Ял итәргә китү сәбәпле, райондашлар алдан ук махсус талон алган, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.

«Тукай районында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31 048 кешенең 17 сәгатькә 23 574се, ягъни 75,8 проценты үз тавышын бирде. Районнан читтә сайларга карар иткән тукайлылар да шактый булды. Мәсәлән, биш тукайлы Вьетнамда ял итә. Алар шунда тавыш бирү өчен талоннар алганнар иде. Ике кеше Чехиядә сайларга карар иткән. Кырымда, Нижневартовск, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә тавыш бирәм дип, талоннар рәсмиләштерүчеләр бар.

Райондагы 44 участокның дүртесендә – Бәтке, Биклән авылларында, Круглое Поле һәм «Татарстан» совхозы поселокларында РФ Президентын компьютер аша гына сайладылар. Шундый ике участокта редакция хәбәрчеләре дә булып, сайлаучылар һәм комиссия әгъзалары белән аралашты. Биредә кәгазь бюллетеньнәр урынына сайлаучыларга штрих-кодлы электрон бюллетень бирәләр. Тавыш бирер алдыннан сайлаучылар тренажерларда өйрәнү узалар.

«Миңа электрон юл белән тавыш бирү бик уңайлы булды. Башта бераз курыксам да, бик җайлы гына башкарып чыктым», – дип үз фикерен белдерде бүген декрет ялында утыручы хисапчы Ирина Меновщикова.

Сайлауда беренче мәртәбә катнашкан Евгений Тупиков та компьютер аша гына тавыш бирүнең уңайлы булуын билгеләп үтте. Аңа, яшь сайлаучы буларак, истәлекле бүләк тә тапшырдылар.

«Гомумән, халык бүгенге вакыйгага бик позитив карый. Гражданлык бурычымны үтим дип киләләр», – диде комиссия сәркатибе Татьяна Калашникова.

Көннең беренче яртысына Бәткенең электрон тавыш бирү участогында 1444 сайлаучының 646сы тавыш биргән иде инде.

Круглое Поледа мәктәп бинасында ике участок эшләде. Берсендә халык кәгазь бюллетеньнәр кулланса, икенчесендә электрон рәвештә сайладылар.

Икенчесендә, 2643 санлы участокта, көндезге сәгать 1гә 1309 кешенең 620се үз фикерен белдергән иде инде. 2644 санлы участокта халык иртәдән үк актив килгән.

«Башка елларга караганда, Круглое Поле халкы бу юлы сизелерлек активлык күрсәтте», – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Эльмира Низамова.

Круглое Поледа, гомумән, мәктәпкә кергәндә үк бәйрәмчә кәеф сизелә. Ишегалдында ук үзешчәннәр тарафыннан фольклор чыгышлары оештырылган. Җыр-биюләргә сайлауга килүчеләр үзләре дә кушылып китте.

Мәктәп фойесында сәүдә оештырылган. Сатучылар Зәй шәһәреннән үк килгәннәр», – дип хәбәр итә җирле басма. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100