news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукайлылар республика ифтар мәҗлесендә катнашачак

Авыз ачу мәҗлесен башкаланың Үзәк стадионында үткәрү планлаштырыла.

(Тукай, 23 май, "Татар-информ", "Якты юл"). 27 майда Казанда V республика ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Анда Тукай районыннан имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендә 10 кеше катнашыр дип көтелә, дип яза җирле басма.

Авыз ачу мәҗлесен башкаланың Үзәк стадионында үткәрү планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бу чара елдан-ел колачын киңәйтә бара. Узган ел ифтарда 10 мең кеше катнашса, быел бу сан 15 меңгә җитәр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot