Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукайлылар «Балкыш» республика фестивалендә катнашты
Катнашучыларның барысының да кәефләре яхшы иде, күпчелеге республика гала-концертына чыгарга өметләнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Тукай районы, 18 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукайлыларның «Балкыш» республика фестивалендәге чыгышлары җанлы һәм күтәренке рухта булуы белән аерылып торды. Тукай районының алты фольклор ансамбле һәм ике аерым солисты «Балкыш» республика фестиваленең зона турында катнашты. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән үзешчәннәр арасында тукайлылар җанлы һәм күтәренке рухтагы чыгышлары белән аерылып торды, дип яза җирле басма.
"Эчтәлекле, әйбәт номерлар. Уңышларыгыз елдан-ел арта", – дип бәя бирде тукайлыларга чараны алып баручы, Яр Чаллының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.
Чыгышлар башланганчы үзешчәннәр белән "Энергетик" мәдәният сараеның икенче катындагы фойеда репетиция барышында бераз аралашу мөмкинлеге туды.
Катнашучыларның барысының да кәефләре яхшы иде, күпчелеге республика гала-концертына чыгарга өметләнә. Ильбухтиноның «Рябинушка» фольклор коллективы «Балкыш» фестивале алдыннан гына күлмәкләр тектергән. Барысы 100 мең сумнан артыкка төшкән костюмнарны алырга авыл җирлеге ярдәм иткән.«Рябинушка»лылар моңа бик рәхмәтле. Бу ансамбль фестивальнең зона турында әле беренче мәртәбә чыгыш ясый, шуңа күрә ярыйсы гына дулкынланалар да. Ә менә Кече Шилнәнең «Сударушка»сы зона турында һәр елны катнаша. Бу юлы тукайлыларның чыгышын нәкъ менә алар башлады, ансамбль сугыш темасына багышланган такмаклар башкарды. Яңа Бүләктән «Илһам» фольклор коллективы да инде сәхнәдә йөри-йөри шомарып беткән. Рәшидә апа Мирсәетова белән Әминә апа Шәйдуллинаны Казанда да беләләр. «Җиңсәк, бу юлы да барабыз Казанга», – дип торалар әнә үзләре дә. Иске Дөрештән Гыйздулла Вәлиуллинның да зона турында беренче генә катнашуы түгел икән. Күзкәйдән Рафис Хәсәнов та аерым җыр башкарды. Өлкән яшьтә булсалар да, тавышлары яшьләргә биргесез көчле. Новотроицкоедан «Каймак» триосының чыгышы да бик үзенчәлекле булды. Боергандагы «Яран гөл» коллективының «Урман кисте кызлар» композициясен сәхнәдән күп тапкырлар караган бар, шулай да һәрберсендә күңелне кузгата бу күренеш, бу юлы да шулай булды. Тукайлыларның концерт номерларын Иске Абдулның «Асылъяр» ансамбле йомгаклады.
Фестивальдә катнашучыларның һәр чыгышын залдагылар алкышлап каршылады, афәрин дип озатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз