news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тукайга сәяхәт" күргәзмә каталогы бай эчтәлекле эш - Зилә Вәлиева

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукайга сәяхәт” күргәзмә каталогы Казан Кремле музей-тыюлыгында тәкъдим ителде.

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). “Тукайга сәяхәт” - Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә каталогы - ел дәвамында әзерләнеп, бай эчтәлекле һәм кызыклы эш булып чыкты”, - диде “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хезмәтне тәкъдим итү кичәсендә. Каталог Казан Кремле музей-тыюлыгының “Манеж”  күргәзмә залында тәкъдим ителде.

“Күп булмасалар да, Габдулла Тукайның шәхси әйберләрен, яшәгән чорында нәшер ителгән хезмәтләрне туплый алдык. Россиянең милли китапханәсе Анна Ахматова тарафыннан Тукай әсәрләрен тәрҗемәләрен тәкъдим итте. Белгечләр әйтүенчә, Анна Ахматова тәрҗемәләре әле редакцияләнгән дә. Күргәзмә безгә Габдулла Тукай иҗатына якынаерга ярдәм итте. Иң мөһиме күргәзмә ярдәмендә тагын да күбрәк мәгълүматны туплый алдык, аларны системага сала алдык. Мондый күләмдәге эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәменнән башка башкарып чыгара алмас идек”, - диде Зилә Вәлиева.

Каталог форматы һәм күләме буенча да зур – барлыгы 400дән артык биттән тора. Күргәзмәдә кебек әлеге каталогта да төрле музейларның фондларыннан Габдулла Тукай исеме белән бәйле тарихи яктан кыйммәтле, истәлекле коллекцияләр турында мәгълүмат тупланды.

Каталог татар, рус һәм инглиз телендә чыкты. Монда фотолар, кулъязмалар, шагыйрь исән чагында чыгарылган басмалар, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән Тукай әсәрләре, шагыйрь күзәтүе астында эшләнгән әсәрләргә иллюстрацияләр, документлар, шәхси әйберләр фотолары урнаштырылган.

Каталогның фәнни консультанты, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев каталог уйлап эшләнгән, монда төрле яктан мәгълүмат тупланган һәм өч телдә чыгуы мөһимлегенә басым ясады.

Филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов: “Бу Россия һәм Татарстан өчен бик зур вакыйга. Тукайга икенче яктан карарга ярдәм итәчәк, яңа эзләнүләргә этәргеч бирәчәк”, - диде.

Кичә “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына Император фарфор заводында Нурия Каюмова тарафыннан ясалган тәлинкә бүләк итү белән тәмамланды.

Шагыйрь Рәмис Аймәт


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100