news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайга кайтабызмы? - "Ватаным Татарстан" газетасы

“Россиянең бөек исем­нәре” проекты кысасында, илнең халыкара һәм федераль әһәмияттәге 40лап аэропортына кү­ренекле шәхесләрнең исем­нәре биреләчәк.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан"). Кичә Татарстандагы “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына күренекле шәхесләрнең исемнәрен кушу буенча тавыш бирүнең яңа этабы башланды. Ул арада башкала аэропорты диварындагы зур экранда Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр пәйда булды.

“Россиянең бөек исем­нәре” проекты кысасында, илнең халыкара һәм федераль әһәмияттәге кырыктан артык аэропортына кү­ренекле шәхесләрнең исем­нәре биреләчәк. Әлеге исемлектә Татарстанның ике “һава капкасы” да бар. Тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Кичә бу эшнең икенче этабы башланды. Ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә финалга чыгасы өчәр исем билгеле булачак. Җиңүче­ләрне исә www.Великие­имена.рф сайтында ачыклаячаклар.

“Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары өчен, “Россия­нең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проек­тының “ВКонтакте” һәм “Одноклассники”дагы рәс­ми төркемнәренә кереп, шулай ук, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы һәм кесә телефонындагы “Услуги РТ” кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш, Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре дә республикада яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрәчәк, дип көтелә. Боларның барысын да исәпкә алып, өчәр исем финалга чыгачак та инде. Тавыш бирүнең икенче этабында һәр аэропорт өчен тугыз исем тәкъдим ител­гән. Аларны тавыш бирүнең беренче этабы барышында сайлап алганнар. “Исемле­к­тә тәкъдим ителгән шәхес­ләрнең барысы да хөрмәткә лаек. Шуңа күрә тавыш би­рүнең икенче этабына үтү­челәрне сайлап алу шактый катлаулы иде. Бу – берничә баскычтан тора торган эш. Әмма шул рәвешле генә без республикада яшәүче мөм­кин кадәр күбрәк кешенең фикерен белә алачакбыз”, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

“ВКонтакте” социаль чел­тәрендә, мәсәлән, “Казан” аэропортына бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен бирергә теләүчеләр күбрәк. Кичәге көнгә ул 27 проценттан да күбрәк тавыш җыйган. Икенче урында – авиация тармагының данлыклы конструкторы Андрей Туполев (24 процент чамасы). Өченче урында – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев (14 процент). “Бигеш” аэропортына күпчелек “Тү­бән Кама нефтехим”га нигез салучыларның берсе бул­ган Николай Лемаев исемен бирү яклы. Татарстанда яшәүчеләрнең 25 проценты шул фикердә. Беренче өчлеккә химик Дмитрий Менделеев (18 процент) һәм шагыйрь Һади Такташ (10 процент) исем­нәре дә эләккән.

“Исемлектә Тукайны күр­гәч, башкаларына игътибар да итмәдем, – дип сөйләгән Татарстанның Иҗ­тимагый палатасы әгъзасы Марат Ганиев “Татар-Информ” хәбәр­чесенә. – Габдулла Тукай – татар әдә­биятына һәм хәзерге әдә­биятка нигез салучы бөек шагыйрь. Аэропортка аның исемен бирсәк, шәһәр үзә­гендәге таш һәм бронзадан эшләнгән һәйкәл ише генә түгел, ул күпкә дәрәҗә­ле­рәк, лаеклырак булачак”. “Һава капкасы”на Тукай исемен бирү туристларда татар тормышына карата кызыксыну уятачак, дип тә исәпли Марат Ганиев. Кичә “Казан” аэропорты диварында зур экран да барлыкка килде. Анда Габдулла Тукай шигырьлә­рен­нән өзек­ләр тәкъдим ителә. Әлеге акция бик күпләрдә кызыксыну уятырга өлгерде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100