Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Тукайга багышланачак
^Тукайга багышланачак
(Снкт-Петербург, 10 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Рәссамнәр берлеге әгъзасы Рәшид Гыйләҗевнең төньяк башкаладагы остаханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 120 еллыгына багышланган кичәсе узачак. Хәзерге вакытта бу кичәгә әзерлек бара.
Ул көнне остаханә Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган рәсемнәр белән бизәләчәк. Рәшид Гыйләҗевның тормыш иптәше Халидә ханым Тукайга багышлап бик күп шигырьләр язган. Басарга җыентык әзерләп тапшырган. Бу чарада ул шул шигырьләрне укып ишеттерәчәк. Халидә ханым Татарстанның Бавлы районында туып- үскән. Унике яшьтән шигырьләр һәм хикәяләр яза.
Очрашуга журналистика ветераны, озак еллар «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә» журналы) баш мөхәррире булып эшләгән Роза Туфитулованың да килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз