news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тукайга бүләк» — Казанда Тукай тууына 135 ел тулуга багышланган яңа күргәзмә ачыла

Күргәзмәдә Тукай иҗатына багышлап ясалган дүрт рәссамның картиналары күрсәтелә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 18 март 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында «Россия Рәссамнар берлеге» оешмасының Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары эшләрен тәкъдим итә. «Тукайга бүләк» күргәзмәсе Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлана.

«Тукайга бүләк» күргәзмәсендә дүрт танылган рәссамның эшләре куела. Татарстанның халык рәссамы Виктор Аршиновның «Габдулла Тукай», «Шагыйрь», «Әңгәмә» һәм «Шүрәле», Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллин «Без кайттык туган илгә», «Татарстан — минем Ватаным!», «Тукай баласы», «Габдулла Тукай. Илһам» картиналарын һәм «Ладья. Татарстанның алтын китабы» скульптурасын күреп була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, күргәзмә бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да атап уздырыла.

«Шулай ук Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов үзенең Тукай иҗатына багышлап язылган „Бишек“, „Балачак хыялы“, „Бәхетле“, „Төнге кош“, „Авиатор“ һәм „Җыр“ шигырьләрен сөйләячәк. Рәссам Асия Семенова күргәзмәдә татар халкының мәдәниятенә, тарихына һәм көнкүрешенә багышланган: „Габдулла Тукай. Туган тел“, „Туган авыл. Көтү“ һ. б. эшләрен тәкъдим итәчәк», — диде Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100