news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайда прокуратура мәктәп ашханәләренә тикшерү белән бара

Үз продукциябез белән тәэмин итү кирәк

 (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Тукай районында прокуратура мәктәп ашханәләрен тикшерәчәк. Үзебезнең районда үстерелә торган «Чаллы яшелчәсе» кәбестәсе Чаллы, Алабуга, Менделеевск мәктәпләре ашханәләренә озатыла. Ә район мәктәпләренә бу төр яшелчә читтән китерелә, дип белдерә урындагы “Якты юл” басмасы.

“Мәктәп ашханәсенә түбән сыйфатлы азык-төлек китерелү турында хәбәрләр бар. Тендер, конкурслар аша үткән бар тәэминатчы да югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә дигән сүз түгел. Мәктәп ашханәләрен шушы җирлектә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү юлларын эзләргә кирәк”, – диде район башлыгы Васил Хаҗиев атналык киңәшмәдә, диелә әлеге язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100