news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында волейбол ярышлары үткәрелә

Анда авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре спортчылары катнаша

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 8 ноябрьдә Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең “Яшьлек” спорт залында волейбол уеннары буенча чемпионат үтәчәк.

Ярышларда авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре спортчыларының катнашуы көтелә. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белдерүенчә, әлеге волейбол чемпионаты “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында оештырыла.

Бу хакта Тукайның “Якты юл” басмасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot