news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукайда ата-ана хокукыннан колак кагучылар 3 тапкыр арткан

Опекун гаиләләрнең иң күбе Кнәз авыл җирлегендә

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның ун аенда Тукай районынңа 19 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Былтыр исә андый ата-аналар ел буена 7әү булган. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә бу саннарны район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллина җиткерде.

Ун айда ата-ана каравыннан-кайгыртуыннан мәхрүм калган балигъ булмаган 21 бала ачыкланган, былтыр исә шундый 7 бала исәпкә алынган булган. Шушы 21 бала арасыннан 10ысының әти-әнисе үлгән, 10ысыныкы ата-ана хокукыннан, 1 баланың әти-әнисе иректән мәхрүм ителгән.

Хәзерге көндә опека һәм попечительлек бүлегендә опекунлыкка алынган 78, тәрбиягә алынган 20, уллыкка яки кызлыкка алынган 14 бала исәптә тора. Опекун гаиләләрнең иң күбе Кнәз авыл җирлегендә (13 гаиләдә 15 бала), Бәткедә (12 гаиләдә 16 бала), Круглое Поледа (9 гаиләдә 9 бала), дип хәбәр итә районның “Якты юл” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot