news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тукай юлы" веломарафонында катнашучылар Әтнә эшмәкәрләре белән очрашты

Татарстан эшмәкәрләре Әтнә урамнары буйлап велосипедта узды.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, "Әтнә таңы"). Республика эшмәкәрләре “Тукай юлы: Казан-Әтнә-Кырлай, Хәтнә-Арча” маршруты буенча 10нчы юбилей веломарафонына чыкты. Әлеге веломарафон Казанда башланып, Әтнә, Кырлай, Хәтнә аша Арчага барып туктый, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.

Старт Казанда Меңъеллык мәйданында бирелгән. 25 километр юл узгач, Каймарда, аннан Шуманда ял итеп алганнар. Кичә 18.00 сәгать тирәсендә веломарафончылар Олы Әтнәгә килеп җиттеләр. Аларны район хакимияте тантаналы төстә каршы алды. 

Шәкәнәч белән Комыргуҗадан килгән юл чатында веломарафонга район эшмәкәрләре дә кушылгач, колонна шактый ишлегә әйләнде. Колоннаны ЮХИДИ автомобиленнән тыш, тагын берничә автобус һәм автомобиль озата барды. Бу көнге велотур техникумның тулай торагы янына кадәр дәвам итте. Веломарафончылар төнгә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында калды.

Бүген иртән веломарафон Арча районына юл тотты, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100