news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тукай юлы” мәдәни сәяхәт маршруты билгеле

Яңа маршрут юлы республиканың төньяк районнарын үз эченә алачак.

“Тукай юлы” мәдәни сәяхәт маршруты билгеле
архив

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Тукай юлы – Путь Тукая” мәдәни сәяхәт маршруты эшләнелгән. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Яңа маршрутның исеме татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган. Ул аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп җирләрне үз эченә алачак.

Маршрутка Татарстан Республикасының төньяк районнары: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары керә. Аны тест режимында 29 июньдә узачаклар. “Якынча 100 казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан электричкаларга утырып Арчага кадәр барачак. Ә аннан җәяүләп яки велосипедларда бөтен маршрутны узачак”, - диелә хәбәрдә.

Маршрутның гомуми озынлыгы 21 чакрым. Маршруттагы төп торак пунктлар – Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мәндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай.

Туристлар юлда татар авылларының көнкүреше һәм мәдәни тормышы белән таныша, матур табигать күренешләрен күрә һәм татар милли ризыкларын татып карый алачак.

Маршрут ахырында катнашучылар Габдулла Тукай музее белән танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100