news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Тукай укулары" финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак

"Тукай укулары" 12 апрельдә башланачак.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында узачак "Тукай укулары" финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 12 апрельдә башлана. 

"Тукай укулары»ның максаты - шагыйрьнең мирасын өйрәнү, укучыларның интеллектуаль иҗат эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру, фәнни-тикшеренү эше күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү, алган белемнәрне практикада куллану.

Конференциядә катнашу өчен 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 227 фәнни-гамәли эш килгән. Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан һәм Яр Чаллы укучылары аеруча активлык күрсәтте, ди оештыручылар. II турда катнашу өчен 120 эш сайлап алынган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot