news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай төбәгендә сатучылар мошенникның эзенә төшкән

Кырыгалдар тозагына капкан ханым аның файдасына зур суммада акча күчереп үлгергән булган

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Тукай районының бер авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга өй телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм аның улының үзенә бурычлы булуын әйтә. Акчаны күчермәсә, проблемалар килеп чыгачак, дип кисәтә.

Улы өчен курыккан хатын-кыз кулында булган бар акчасын алып һәм бурычка кереп, авыл кибетендәге терминалга йөгерә. Мошенниклар әйткән счетка акчаның бер өлешен – 27 мең сумны күчергәч, кибеттә эшләүчеләр, шикләнеп, трубканы үз кулларына алалар һәм телефоннан күрсәтмәләр биреп торган ир-ат белән үзләре сөйләшә башлыйлар, ялганны тоту максатыннан, аңа төрле сораулар биреп карыйлар. Мондый борылышны көтмәгән алдакчы телефонын шунда ук өзеп куя, дип вакыйганы сурәтли районның “Якты юл” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100