news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай төбәгендәге резиденциясендә татар Кыш бабае кунаклар кабул итә

Узган ел 6,5 мең кеше килгән булган

(Арча, 15 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген журналистлар Казаннан якынча 60 чакрым ераклыкта Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясендә кунак булды. Узган ел Кыш бабай резиденциясе үзенең 5 еллыгын билгеләп үткән иде. Беренче елларда монда якынча 500ләп турист килгән булса, былтыр Кыш бабайны килеп күрүчеләр 6,5 меңләп исәпләнә. Быел аларның саны тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Теләк белдерүчеләр арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал төбәкләреннән дә туристлар бар.

Ике сәгатьтән артык вакытны үзенә алган программа Яңа Кырлайга кергәндә үк башланып китә, кунакларны ике Шайтан каршы ала, алар халыкның күңелен күрә. Яңа Кырлай урта мәктәбе каршында исә кунаклар төркеменә Батырлар кушыла, алар шулай ук уеннар уйната. Кыш бабай һәм Кар кызы резеденциясе ишек төбендә исә Шүрәле көтеп ала. Алга таба кунаклар катып калган егет һәм кызны җанландыру өчен мәхәббәт сүзен әйтергә  тиеш, шуннан соң кунакларга төрле төсле тасмалар таратыла, алар тылсымлы агачка тасмалар бәйләп, теләкләрен тели. Алга  таба  тамашачылары Убырлы карчык каршы ала һәм шулай ук җырлы-биюле  уен уйната...

Моннан тыш программада Аждаһа, Убырлы карчыкның себеркесе белән уеннар, чанада тартып йөрү һ.б. бар.  Уеннардан соң Кыш бабай йорты каршында Кар бабайлар һәм Кыш бабайның үзен, Кар кызын очратырга мөмкин. Яңа елның төп кунагы булган карт соңрак кунакларны үзенең йорты һәм кечкенә генә музее белән таныштыра. Анда башка Кыш бабайлардан  килгән бүләкләр, балалардан "Сөйкемле Шүрәле" конкурсына җибәрелгән кул эшләре урын алган. Программа кысаларында мастер-класс каралган. Рециденция директоры  Юлия Таланова сүзләренчә, Кыш бабай резиденциясе хакында Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Кыш бабай үзе дә,әкият геройлары рейтингында, рус Кыш бабае - Дед Мороз һәм Кар кызыннан соң, өченче урынны били. Резиденциядә Шүрәле дә популяр җан ияләре исемлегендә. "Миңа калса, әлеге резиденциягә кешеләр, үзләренә ничә яшь булуларына да карамастан, килергә тиеш. Чөнки һәр кеше дә могҗизага ышана, ә Яңа ел алдыннан ул могҗизалар чынга аша. Резиденция урнашкан урын үзе дә могҗизалы", - ди ул. 

Резиденция бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, шактый арткан. Юлия  Таланова  аңлатуынча, бу бензин бәяләренең артуы, артистларга түләнә торган хезмәт хакының үсүе, балаларга дигән бүләкләр кыйммәтләнүгә бәйле. Резиденциягә Казанның "Татарстан" кунакханәсе яныннан махсус автобус йөриячәк.  Резиденция автобусы   белән барган очракта, өлкән кешегә билет бәясе  2150 сум, укучыларга 1900 сум, 2-7 яшьлек балаларга 1400 сум тәшкил итә. Үз транспортың белән резиденциягә килгәндә, 7 яшькә кадәр балаларга билет 1050 сум, укучыларга 1550 сум, өлкәннәргә 1800 сум тора. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Яңа елга кадәр резиденциягә килүчеләрнең 70 процентын - балалар, ә Яңа елдан соң исә кунакларның 70 проценты - өлкәннәр икән. Бер кабул итүдә резиденция 50 кешелек төркемне кабул итә ала, көн дәвамында якынча 300 ләп кеше Кыш бабайда  кунакта була. Аларга 15 ләп артист һәм Г. Тукай музее хезмәткәрләре хезмәт күрсәтә. Беренче төркем инде 13 декабрьдә үк Кыш бабайда кунак булып киткән, быел туристларны 3 февральгә кадәр кабул итү  ниятләнә. "Балалар Кыш бабайга бик күп хатлар яза. Узган ел гына да без 3 меңләп хат алдык. Хатларга җавап бирергә волонтерлар ярдәм итә", - ди Юлия Таланова. Хәтта Япония һәм Эстониядән дә хат юллаучылар бар икән. Ул хәбәр иткәнчә, Казанның Бауман урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада Кыш бабайның могҗизаи бүлмәсе эшли башлый. Хатларны анда язып калдырырга да мөмкин. Кыш бабай резиденциясенең Интернеттагы адресы: http://tatar-moroz.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot