news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай шигырьләрен укучылар арасында инстаграмда яңа бәйге башланган

Бәйгедә 3-10 яшьлек балалар катнаша ала.

Тукай шигырьләрен укучылар арасында инстаграмда яңа бәйге башланган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Инстаграм социаль челтәрендә 3-10 яшьлек балалар арасында Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе башланган. Бу хакта үзенең аккаунтында журналист, Казан сөлгесе остаханәсе җитәкчесе Гөлнара Нурмөхәммәтова язган.

Конкурсны Гөлнара Нурмөхәммәтова Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырган. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгедә беренче булып Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре белән Гөлнараның улы катнаша.

Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен яттан сөйләгән видеоязманы социаль челтәргә урнаштырырга кирәк. Һәр катнашучыга чигелгән Казан сөлгесе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләнгән диплом тапшырылачак.

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Игътибар!!!Балалар өчен бәйге Туган тел көне уңаеннан Габдулла Тукай атналыгы игълан итәбез Бәйгедә 3 - 10 яшьтәге балалар катнаша ала 1. Габдулла Тукай шигырен (яттан) сөйләгәнне видеога төшер; 2. Видеоязманы #тукайоныклары2019 хештегы белән инстаграмга урнаштыр; 3. @kazansolgese @golnara_ani @forumtatar аккаунтларын билгелә 1 урын - Чигүле балалар халаты; 2 урын - Чигүле зур сөлге; 3 урын - Чигүле уртача сөлге. Игътибар, җиңүчеләр дизайнны үзләре сайлый! Номинацияләрдә җиңүчеләрне дә сюрприз көтә Һәр катнашучыга Казан Сөлгесе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләгән ДИПЛОМ Җюри - Кәрим Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова @rezeda_saliakhova , журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова @tatlikay Нәтиҗәләр 30 апрельдә билгеле була

Публикация от Гөлнара Нурмөхәмәтова (@golnara_ani)

Жюрида Кәрим Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова һәм журналист Римма Бикмөхәммәтова.

“Мин үзем милли җанлы әни буларак, балаларымны да милли җанлы итеп үстерергә тырышам. Алар безнең татар телендә дә, башка телләрдә дә бертигез сөйләшәләр, әдәби телләрдә сөйләшәләр. Әлеге конкурсны да мин шуннан чыгып эшләдем”, - диде "Татар-информ"га Гөлнара Нурмөхәммәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100