news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тукай шигырьләрен иң оста укучыга бәйге оештырыла
21 апрель көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда Тукай шигырьләрен иң оста укучыга шәһәр бәйгесе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 21 апрель көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда Тукай шигырьләрен иң оста укучыга шәһәр бәйгесе узачак. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты Сарае һәм Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла.
Бәйгенең максаты – балаларда ана теленә, татар халкы тарихына, әдәбиятына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау, белем бирү учреждениеләрендә укучыларда актерлык осталыгын үстерү. Ярышта кече (6-9 яшь), урта (10-13 яшь) һәм өлкән (14-17) яшь төркемнәренә керүче мәктәп укучылары катнаша.
Тукай әдәби музееннан хәбәр ителгәнчә, конкурс 1996 елдан бирле уздырыла. Жюри составына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты мөгаллимнәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, музей хезмәткәрләре керә.
Җиңүчеләрне Казан Мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре белән бүләклиячәкләр. Барлык катнашучылар Мәгариф идарәсеннән грамоталар алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot