news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының яшь көрәшчесе федераль Сабан туеннан телевизор алып кайтты

Илназның тренеры Марат Мөхәммәдиев аны алты яшьтән үк көрәшергә өйрәткән.

Тукай районы, 13 июль, "Татар-информ",  "Якты юл" ). Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә федераль Сабан туенда республика һәм район данын яклап 17 яшьлек көрәшче, спорт мастерына кандидат, Биклән авылының һәм районның горурлыгы Илназ Рамазанов милли көрәштә катнашты.

– Гаҗәеп матур Чабаксар шәһәренә барып, федераль Сабан туенда катнашу мөмкинлеге туганга мин бик шатмын. Авырлык категориясе 75 килограмм булган, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән татар-башкорт көрәшендә катнаштым, – ди Илназ. Аңа Марий-Эл, Чуваш, Татарстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән көндәшләре белән көч сынашырга һәм алар белән дүрт тапкыр көрәшергә туры килгән.

– Татарстан спорт командасы Чебоксар Сабан туена мине ике көн кала гына чакырды, шуңа бик яхшылап әзерләнергә вакытым да булмады, – дип дәвам итә Илназ. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бер дә югалып калмаган. Үзебезнең Сабантуйлар яңа гына булып узганга күрә, егет, үзе әйтмешли, «формада» булган, көндәшләрен ул чистага җиңгән. Шулай итеп, Татарстан данын яклап, беренче урынны яулаган Илназ Рамазанов.

Көрәштә икенче урын алучыны – суыткыч, өченче урын алучыны кер юу машинасы белән бүләкләгәннәр, ә Биклән авылының яшь батыры Илназ телевизорлы булган.
Илназның тренеры Марат Мөхәммәдиев аны алты яшьтән үк көрәшергә өйрәткән.

– Төрле вакытлар була бит – җиңгән һәм җиңелгән чаклар. Ничек кенә булмасын, Марат абый мине беркайчан да ялгызымны калдырмый, миңа һәрвакыт ярдәм кулын суза. Аның киңәшләренә һәрчак колак салам, ул өйрәткән ысулларны гел кулланам. Шулай ук әти-әниемә зур рәхмәтлемен, алар миңа көч бирәләр, минем уңышларыма шатланып-сөенеп яшиләр, – ди Илназ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100