news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының яшь артистлары “Туым җондызы” фестиваленең Гала-концертында катнашачак

Керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленең йомгаклау концерты Казанда була.

(Тукай районы, 21 декабрь, “Татар-информ”, “Якты юл”). Татарстанның Тукай районы Мәләкәс авылы "Питрау" фольклор коллективының кечкенәләр төркеме "Туым җондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленең Чаллыда үткән зона турында җиңү яулады. Аннары 18 декабрьдә алар Алабугада республика турында катнашты. Аннан нәни "Питрау"лылар лауреат исеме алып, беренче дәрәҗә диплом белән кайтты. Киләсе елның гыйнварында исә коллектив Казанга Гала-концертка барырга җыена, дип шатлык уртаклаша Тукайның “Якты юл” газетасы.

Фестивальнең Алабугада үткән республика турында Иске Җирекледән абыйлы-энеле Андрей һәм Николай Казанцевлар да катнашты. Алар аерым дуэт башкарып, шулай ук лауреат исеме алды, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Тукай районыннан алар да Гала-концертта чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100